Тыңла, хәлфәм! Пакь сөю берлә язылган бу сәлам.
Әле дә мин сау, тормышымда акрын-акрын юл алам.
Яшь вакыттан бик ерак җиргә атылган мин балаң
Сезне онытмыйм, изге сүзләр белән һәр көн уйга алам.
Каршыңызда нурлы мәктәп көрсисеннән күп заман
Изге сүзләрне ишеттем. Мин аларны уйланам.
Юл адашсам тормышымда төн каралыктан кайчан,
Сез өйрәткән изге сүзләр берлә алга юл ачам.
Хуш, сөекле остазым, изге дога үтенә балаң!
Тыңла, хәлфәм! Пакь сөю берлә язылган бу сәлам.
_
Әнкәемне бик сөям, ул сөт имезгән көн саен,
Әмма аннан да сөям “ӘЛХӘМ” өйрәткән остазым!
Зыя Ярмәки
