-Тәлгать хәзрәт, Сез үскәндә атеизм чоры иде Шулай да, дин юлыннан киткәнсез. Нәрсә сәбәпче булды моңа?
- Казанның Сукно бистәсендә үстем. Ул вакытта Мәрҗәни мәчете генә эшләде, бабайлар җомга, гает намазларына шунда йөриләр иде.
Әти-әнием ул вакытта намазлы булмасалар да, әби-бабайлар гомер буена намаз укыды. Әтинең әнисе 94 ел гомеренең соңгы өч елында гына ураза тота алмагандыр. Әнинең әнисе Маһирә әби Тәҗвидне дә, Коръәнне дә укый белә иде. Бабам да намаз әһеле булган.
Шәмаилләргә карап соклана идем. Нәрсә язылган дип, әти-әнидән сорыйм, алар әйтә алмагач, кызыксыну тагын да көчәя. Китаплардан карап телне өйрәнә башладым. Шуларның барысы да тәэсир иткәндер дип уйлыйм.
Дөрес, атеизм чорында динне тыярга тырыштылар. Ләкин иман манаралы мәчет эчендә түгел, ә кешеләрнең күңелендә. Халык диннән аерылмады. Мәрҗәни мәчетендә, яшерен булса да, дин дәресләрен бирделәр. Аллаһның рәхмәте яусын, Әхмәтзәки хәзрәт көн-төн укытты.
Мәктәпне тәмамлагач, ГПТУда белем алдым, аннары заводта слесарь булып эшләдем. Мәрҗәни мәчетенә йөргән бабайлар мине, зур өметләр баглап, Бохара мәдрәсәсенә укырга җибәрделәр. Сугыштан соң анда Советлар Союзыннан нибары 6 кеше генә белем алган. Аннары Мәрҗәни мәчетенә имам булып кайттым. Татарстан мөфтиләре Габдулла хәзрәт Галиулла, Госман хәзрәт Исхакыйларны 7-8 яшьләрендә Рәшидә абыстайның сараенда яшерен укыттым. Аннары белемнәрен Әхмәтзәки хәзрәттә чорнадылар. 22 шәкертемнең барысы да имам, мөфти булды.
- СССР заманында Сез җитәкләгән диния нәзарәте СССРның Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дип аталды. Бик зур территорияне колачлый иде ул. Һәм Сез аның рәисе булып сайландыгыз.
- Ул вакытта дүрт диния нәзарәте эшләде. Иң борынгысы Уфада урнашкан. Әби патша әмере, мөселманнарның соравы һәм мәҗбүр итүе буенча 1786 елның 2 сентябрендә ачыла ул. 1943 елда безнең оешма ярдәме белән Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары өчен диния нәзарәте төзелә. Төньяк Кавказда да оештырыла. Кырымның үзенең диния нәзарәте булган. Боларның дүртесе дә автоном рәвештә эшләгән, идарә һәм акча мәсьәләсендә аерым эш иткәннәр, ләкин чит ил кунакларын кабул иткәндә, дәүләткә булышуда бердәм.
Габделбарый хәзрәт сырхаулагач, мөфти сайлау мәсьәләсе килеп басты. Шулчак Мәскәүдән Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинны куярга теләк бар иде. Барысы да аның хәзрәт булуын теләде, ләкин ул вазыйфадан баш тартты. Мәскәүне ташлап китәсе килмәде, яше дә 70не узган иде.
Ә диния нәзарәте ул_вакытта көпчәксез арбаны хәтерләтте. Территориясе зур булса да, нибары 94 мәчет бар иде. Татарстанда - 15, Башкортостанда - 16, Самар өлкәсендә - 11, калганнары Пенза, Түбән Новгород, Әстерхан, Сарытау якларында.
Миңа да тәкъдим иттеләр, ике ел ярым каршы булдым. Ул вакытта миңа 32 яшь, өйләнгән. 5 балам бар. Сабый түгелмен, шуңа да нинди авыр эш йөкләнгәнен аңлыйм. Аллаһ, халык, хөкүмәт каршында җаваплылык бит бу. Укырга киткән вакытта туганнар арасында, дин бетә, бабайлар үлеп беткәч, мәчеткә йөрүчеләр калмаячак, перспективасы юк, дип әйтәләр иде. Остазым Әхмәтзәки хәзрәт белән киңәшләшкәч, ул: "Аллаһ сиңа дини белем алырга мөмкинлек бирде. Аны кулланмасаң, дезертир буласың", -дип кырт кисеп, фатихасын бирде. Мөфтилек эшен дә бер шарт белән йөкләделәр. "Уфада рәислек итсәң дә, Мәрҗәни мәчетендә имам булуыңны туктатмыйсың. Һәр ай саен җомга намазында вәгазь сөйләячәксең", - диделәр. Лаеклырак кеше табылганчы мөфти булып 4-5 ел эшләрмен дә китәрмен дип уйладым. Уфага гаиләм дә килмәде. Кайтып елый — елый вәгазь сөйләгәнем истә. 94 мәхәлләне ишәйтергә мөмкинлек юк. Мөфти буларак, яңа мәчетләр ачарга юл күрсәту хакым да булмады.
Зур мөмкинлекләр булмаса да, шәкертләр укытып калдырырга дигән максат куйдык. Икенче теләк - Уфа белән Казан арасындагы авыл-шәһәрләрдә мәчетләр ачу. Аллага шөкер, Бөгелмә, Баулы, Октябрьск, Әлмәттә Аллаһ йортлары калкып чыкты. Бүген Үзәк Диния нәзарәтенә караган 1555 мәчет бар.
-Диния нәзарәте оешу турында указ чыкканга 220 ел тулды. Аның тарихында, нинди мөфтине аерып телгә алыр идегез?
- Аларның кайсындыр аерып әйтсәм, гөнаһлы булырмын. Бөтенесе дә лаеклы, һәркайсы үз урынында, үз вакытында хезмәт иткән. Аларның берсенә дә җиңел булмаган. Риза Фәхретдиннең шәхес культы чорларында Финляндиягә, бераз булса да ризык җибәрә алмассызмы, дип, тилмереп язган хатларын укыганым булды. Меңләгән муллалар төрмәләргә озатылган, үтерелгән, мәчетләр җимерелгән вакытта мөфтилек эшен алып бару рәхәт булганмы? Сугыш вакытында Габдрахман хәзрәт Рәсули фашистларга каршы сугышны җиһад көрәше дип игълан итә. Барлык мәчетләрдән хәер-сәдака җыеп, танклар сатып алырга акча юнәтә. Сталинның рәхмәт хатлары бар бу турыда. Шакир белән Абдулвәли хәзрәтләре эшләгән чор Хрущевның динсезлек вакытына туры килсә дә, булган мөмкинлекләрнең барысын да кулланырга тырышканнар, тик ятмаганнар. Өметсезләнмәгәннәр, динебезне саклап безгә җиткерә алганнар.
- Үзгәртеп кору чорында диннең дә, милләтнең дә күтәрелеш вакыты булды. Бер-бер артлы татар мәктәпләре ачылды, мәчетләр сафка басты, туган телгә игътибар бирелә башлады. Ләкин күтәрелеш булды да бетте. Бүген артка чигенеш сизелә. Халык мәчетләргә аз йөри, туган тел онытыла дип чаң сугабыз. Нәрсәгә бәйле бу тайпылыш?
-Андый фикергә нигез бар кебек. 1990-1992 еллар - дини һәм милли күтәрелеш, яңарыш чоры. Аннары суверенитет парадлары башланды. Хөррият дип игълан ителгәч, һәркем үзенчә яши башлады. "Дин, милләт" дип мин-минлек китте, аның бәрабәренә үз дәрәҗәсен күтәрергә азапланучылар да аз булмады. Чечнядагы афәт бездә дә кабатланырга тиеш иде. Моның өчен бар нәрсә эшләнде. Үзәк диния нәзарәте иң беренче каршы чыкты. Милли хәрәкәткә, билгеле, бу ошамады, безнең тарафка гаеп атулар, һөҗүмнәр булды. Ләкин бу мәсьәләгә милли яктан гына түгел, ә дин, иман призмасыннан да карарга мәҗбүрбез, Диния нәзарәте милләтчелеккә риза булмады, бүлгәләнүгә каршы торды. Милләтне, туган телне саклау яклы без. Ләкин Русия дигән ил бүлгәләнсә, берәүләргә азык кына булачак. Аерылсак, ашап бетерәчәкләр, бергә булганда тешләре үтмәячәк.
Мәчетләрнең халык белән тулы булу — булмавы — дин үсешенең күрсәткече түгел. Дин ул тормыш рәвеше булырга тиеш. Гаиләдә, бер-беребез белән эш иткәндә дә шәригать кануннары буенча барсын ул. Яшьләр хәләлме-хәрәмме дип ризык ашый, гамәл кыла. Хәзер ничек намаз укырга дигән гади сорау бирмиләр, бизнес алып барганда теге яки бу гамәл хәрәм эш түгелме диләр. Бу бит алга китеш.
“Иман” гәҗитәсе. Казан шәһәре.