Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Урмай авылы «Тау башы» мәчетендә

06 мая 2025

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Урмай авылы «Тау башы» мәчетендә, беренче июньдә узачак баралар Сабантуе оешма комитеты утырышы булды. Киңәшмәдә Чувашия мөфтие Ильяс хазрат Сафиянов, мәхәллә активы һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Мәчет имам-хатыйбы Рафаил хәзрәт Минадиев җыелган халыкны мәхәлләнең эш планнары белән таныштырды.
Бик зур планнар куелган! Республика балаларыннан гайри, күрше республика вәкилләре катнашуыда планда бар.
Авылның күрке- мәчет, мәчетнең күрке -халык, – диләр. Шунысы куанычлы: авылга ямь биреп торучы "Тау башы" мәчете эшләрендә халык бик теләп катнаша, җомга намазларына, бәйрәмнәргә шатланып-куанып җыелалар.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч һәм тату яшәгән, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән республикабызда һәрчак рухи берләшү, аңлашу, дустанә аралашу шартларында уза торган балалар Сабантуе бәйрәмендә республиканың мөселман өммәте һәм мөхтәрәм милләттәшләребез бу бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырлар дигән өметтә калабыз! 

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.