Әлбир Крганов: Бердән-бер юл – диалог

31 августа 2009

Татарстанда, бәлки Вәлиулла хәзрәт әйткәнчә, православ чиркәве белән уртак гамәлләр дә корып буладыр. Чөнки, республикада мөселманнар азчылык түгел. Ә Русиянең күп кенә төбәкләрендә мөселманнар азчылыкны тәшкил итә. Шуларның берсе – Чуашстан. Әлеге республикада җирле мөселман-татарлар 35 мең тирәсе генә. Моңа карамастан, 40-лап мәчет-мәхәллә эшләп килә, мәдрәсәләр, зур тарихи мәчетләр төзелә.

Шулай да, кайбер Татарстан газетлары язуынча, дини үсеш алга киткән Чуашстанда да проблемнар бар. “Ватаным Татарстан” газет Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә мөселманнар мәчет төзергә җир ала алмауларын язган иде. Шәһәр бюрократиясе каршы тора икән. Кайбер мәгълүматларга караганда, Комсомол район үзгендә дә мәчет төзүгә каршы чиркәү әһелләре җыйналып хатлар язганнар икән. Имеш, мәчет милләтара татулыкны җимерәчәк.

Шул уңайдан, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән Русия патриархы белдерүе хакындагы сөйләшү дә, әлеге хатлар язылу мәсьәләсеннән башланды. 

“Күргәнем юк андый хатны. Мондый мөрәҗәгатьләр дә, аңлашылмаучанлыклар да Русиянең төрле төбәкләрендә булуы ихтимал. Урыс православ чиркәве башлыгын да аңлап була. Бер яктан караганда, православлар Русиядә күпчелекне тәшкил итә һәм бу җирлектә башка дини гыйбадәтханәләр барлыкка килүе бәлки җиңел кабул ителмидер.

Икенчедән, күпчелек тә, Русия ул православ динле дәүләт кенә түгел, күпмилләтле ил, православ дине белән берлектә, Илаһи китапны башкаларга караганда иртәрәк кабул иткән мөселман мәдәнияте кушымтасы да икәнен онытып җибәрмәсеннәр иде. Бүгенге Русия – ул Киев Русе һәм Болгар дәүләте нигезләрендә барлыкка килгән дәүләт.

Әмма, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Русия мөселманнары – үзебез дә гаепле. Ни өчен дисәгез, Русия мөселманнары таркау. Таркаулык нәтиҗәсендә, без үзебезне бердәм итеп күрсәтә алмыйбыз. Русия дәрәҗәсендә, мөселманнар бу илдә православлар кебек үк тамырлары тарихка тирән сеңгәнен аңлатырга, күрсәтергә кирәк. 1400 ел элек пәйгамбәребез сәхәбәләре хәзерге Русиягә аяк басканнар. Болгар бабаларыбыз 1100 ел элек рәсми рәвештә ислам кабул иткәннәр. Русия мөселманнары каяндыр күченеп килгән халык түгел. Ә, әйткәнемчә, бу илдә, бу җирдә, мең еллап яшәп килгән мәдәният вәкилләре”, ди Әлбир хәзрәт Крганов.

“Урыс чиркәве әһелләрендә, православның Русиядә беренчел икәнлеген күрсәтергә омтылу еш була бит. Мөселманнарга да алар, әнә сезнең урыныгыз дигәндәй, төртергә дә күп сорамыйлар”, дигәнгә ул болай дип җавап кайтарды.

“Кайберәүләр тарафыннан ишетелгәлидер андый сүзләр. Әмма, моңа каршы таш атып булмый. Монда, бердән-бер юл, ул да булса - диалог. Хакимият белән дә, күпчелекне тәшкил иткән православ чиркәве белән дә, башка гадәти диннәр белән дә диалог алып барып кына, аңлашып һәм аңлатып кына ниндидер уңышка, нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә тартышу файда китерми. Әлбәттә, теге яки бу төрттерүләрдән соң, күңел авырсына. Әмма, рәнҗеп ятып эш бармый. Бары тик, кануни, цивил юл белән генә моңа ирешергә мөмкин. Без, Русия мөселманнары, әле үзебезнең дәрәҗәне һәм тарихта тоткан урынны аңлап бетермибез.

Русия хакимияте белән дә, православ чиркәве белән дә, Русия мөселманнарының, бигрәк тә татарларның, уртак яшәү, хак вә хокукларыңны яклау тәҗрибәсе халкыбызда гасырлар буе тупланган. Тәҗрибә нәтиҗәсендә, октябрь инкыйлабына кадәр Русия татарлары үзләренең алтын чорына кергәннәр иде”, диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Әңгәмәбез ахырында, Чуашстан мөфтие дә, Вәлиулла хәзрәт кебек үк, 
урыс православ чиркәү башлыгы илебездә гадәти булган диннәр хакында түгел, ә бәлки яңа оешкан дини хәрәкәтләрне күз уңында тоткандыр, дип әйтте.

http://www.azatliq.org/content/article/1808746.html

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.