“УРМАЙ МОҢЫ” КАБАТ СӘХНӘДӘ

28 января 2009

   

Чувашиядә тиздән, 20–22 февраль көннәрендә кабат «Урмай моңы» Халыкара эстрада татар җыры фестивале гөрләячәк. Ул 22 нче тапкыр уза. Аны оештыручылар: ЧР мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат һәм архив эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокампаниясе, ЧРның Комсомол районы хакимияте һәм ЧР татар милли мәдәни автономиясе. Ә “Урмай моңы”ның башлангычында торучы шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татар милли мәдәни автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов. 

   Бу фестивальдә 16 яшьтән алып 30 яшькәчә татар эстрада җырларын башкарган яшьләр катнаша ала. Алдагы елларда катнашып лауреат дипломына ия булганнар бәйгегә кертелмиләр. 

   Бүгенге көндә “Урмай моңы”нда катнашырга теләүчеләр беренче турда көч сынаша. Теләгәннәр әле 1 февральгә кадәр гаризаларын Урмайга җибәрә алалар. Быел ул алдагы еллар белән чагыштырганда башкачарак узачак. Татар эстрада җырлары белән бергә чуаш эстрада җыры һәм башкаручысы да бәйгедә катнашачак. Икенче тур 20–22 февраль көннәрендә үтәчәк. 20 февральдә фестиваль Чабаксарда, 21 февральдә Урмайда, ә гала-концерт Ульян шәһәрендә узачак.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.